Парламент дебатлары буенча Чемпионат финалы

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

2015 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин шәрәфле кунаклар һәм жюри әгъзалары сыйфатында парламент дебатлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты финалында катнаштылар.

Чемпионатта электораль активлыкны арттыру, милләтнең тарихи хәтерен ныгыту, халыкның хокукый белемен күтәрү кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Чемпионат финалында 4 команда катнашты. Җиңүне Михаил Шуганов һәм Айрат Мөхәмәдьяров катнашкан Россия Дәүләт Правосудие Университеты командасы (КФ РГУП) яулады.Судьялар коллегиясенең бердәм карары нигезендә, Альберт Карпов (КФУ) Чемпионатның иң яхшы спикеры титулына лаек булды. Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе чемпионат финалистларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International