Азнакай муниципаль районына сәфәр

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре - министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге мөдире М.А.Пашкова гражданнар милке булган тузган торакларны алу алдыннан үткәрелә торган процедуралар буенча законда (РФ ТК 32нче маддәсе) каралган таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатыннан Азнакай муниципаль районына чыктылар.
Сәфәр барышында торакны реконструкцияләү (сүтү) буенча милек хуҗаларына җибәрелгән таләпләрнең, торакны алу карары кабул ителү турында белдерү кәгазенең барлыгы тикшерелде, гражданнарны тузган торактан күчергәндә килеп туган бәхәсле очраклар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International