Пермь краеның Юстиция һәм җәмәгать судьялары эшләре буенча агентлык делегациясенең эшлекле сәфәре

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

2015 3 июлендә Татарстан Республикасында Пермь краеның Юстиция һәм җәмәгать судьялары эшләре буенча агентлык җитәкчесе Я.В.Дорофеева җитәкчелегендәге делегация булып китте.
Кунакларны министрлык белән таныштыру йөзеннән бина буенча экскурсия оештырылды.
Җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген тәэмин итү һәм халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кунаклар белән бергәләп фикер алышу өчен түгәрәк өстәл утырышы уздырылды.
Делегация әгъзаларын җәмәгать судьялары аппаратында эшләүчеләр саны, җәмәгать судьялары аппаратларында суд документларын алып баруны оештыруны тикшерү үткәрү, җәмәгать судьясы отставкага киткән очракта эшләрен бүлеп бирү тәртипләре, җәмәгать судьялар аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү кебек мәсьләләләр кызыксындырды.
Кунаклар Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм моделен булдыру, түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучы адвокатлар хезмәтенә түләү фондын формалаштыру, шулай ук түләүсез юридик ярдәм институты буларак дәүләт юридик бюросын оештыру үзенчәлекләрен дә зур игътибар белән өйрәнделәр.
Министрлык эшчәнлеген бәяләү буенча сорауларга килгәндә, коллегаларга Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенең квартал саен билгеләү индикаторлары ( Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 28 январенда кабул ителгән 44нче карары нигезендә) турында мәгълүмат бирелде.
Очрашуны йомгаклап, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Пермь краеның Юстиция һәм җәмәгать судьялары эшләре буенча агентлык арасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, халыкны хокукый мәгълүматлаштыру һәм агарту, шулай ук, Татарстан Республикасында һәм Пермь краенда җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, матди-техник яктан һәм финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International