Казанда медиация һәм суд карарларын үтәү сыйфатлылыгы мәсьәләләре тикшерелде

2010 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе
Европа Берлеге һәм Россиянең (Россия Федерациясе Президенты Администрациясе) үзара хезмәттәшлек Программасы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2010 елның 5-6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында “Россия Федерациясендә гаделхөкемгә үтемлелекне үстерү” һәм “Россия Федерациясендә суд карарларын үтәү сыйфатлылыгын күтәрү” дип аталган бәхәсләрне альтернатив чаралар ярдәмендә хәл итүгә (медиациягә), шулай ук Россия Федерациясенең суд системасы функцияләренең һәм суд карарларын үтәүнең сыйфатлылыгын күтәрү мәсьәләләргә багышланган ике консультацион семинар уздырылды.
Проектның төп бенефициары - Россия Федерациясе Президентының Дәүләт хокук идарәсе.
Семинар дәресләре ике проектның да җитәкчеләре һәм экспертлары катнаштында узды. Мәсьәләләрне тикшерүдә РФ Президенты Дәүләт хокук идарәсе, РФ Югары Суды каршындагы судлар эшчәнлеген оештыру-хокуки тшэмин итү Суд департаментының Баш идарәсе, РФ Финанс министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе, Европа Берлегенең Россиядәге вәкиллеге әгъзалары һәм хокук Фәнни-методик үзәгенең президенты, Россия юристлары Ассоциациясенең бәхәсләрне альтернатив ысуллар белән хәл итү һәм медиация буенча подкомиссия рәисе, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Ике көн эчендә семинар дәресләрен 100 дән артык кеше тыңлады.
Семинар дәресләренең беренче көне “Россия Федерациясендә гаделхөкемгә үтемлелекне үстерү” темасына багышланды.
Семинарда катнашучыларның эшчәнлеге РФ Президенты Дәүләт хокук идарәсе референты О.А.Тарасовның “Бәхәсләрне арадашчы катнашында альтернатив процедуралар ярдәмендә хәл итү һәм медиация (медиация процедурасы)” Федераль законны тәкъдим итүеннән башланды.
Докладчы законга караган төп нигезләмәләрен һәм комментарийны бәян итте. Билгеле булганча, 2010 елның июлендә Дәүләт Думасы тарафыннан ике закон кабул ителгән иде: “Бәхәсләрне арадашчы катнашында альтернатив процедуралар ярдәмендә хәл итү һәм медиация (медиация процедурасы)” 193-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Бәхәсләрне арадашчы катнашуында җайга салу альтернатив процедурасы (медиация процедурасы) турында” Федераль законны кабул итү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 194-ФЗ номерлы Федераль законы. Бу документлар 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Кеше тормышының төрле өлкәләрендә була торган бәхәсләрне җайга салу ысулларыннан берсе булып (судтан башка) якларны килештерү тора. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк һәм барлыкка килгән конфликтны аз чыгымнар белән тиз рәвештә хәл итәргә мөмкин.
Бу ысул медиация дип атала, ягъни бәхәсләрне альтернатив рәвештә хәл итү ысулы, монда өченче, нейтраль як – медиатор – бәхәстә катнашучы якларга үзара җайлашырлык карарга килергә булышлык итә.
 
Бәхәсләрне хәл итүнең альтернатив ысулларын гамәлгә кертү һәм тарату эше белән Россия Федерациясендә, аерым алганда, Медиация һәм хокук үзәге шөгыльләнә.
Семинарда медиациянең социаль һәм хокукый өлкәләрдәге мөмкинлекләре, медиация институтын уңышлы гамәлгә кертү өчен зарур булган чаралар һәм 193-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүе турында Россия юристлары Ассоциациясенең бәхәсләрне хәл итү альтернатив методлары һәм медиация подкомиссиясе Рәисе Ц.А.Шамликашвили сөйләде.
Семинарда “Татарстан Республикасында бәхәсләрне альтернатив рәвештә хәл итү (региональ тәҗрибә) турында” Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
“Бәхәсләрне арадашчы катнашында альтернатив процедуралар ярдәмендә хәл итү һәм медиация (медиация процедурасы)” Федераль законны кабул итү белән бәйле булган мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
 “Россия Федерациясе гаделхөкемлегенә үтемлелекне үстерү” ТАСИС проектының экспертлары төркеме җитәкчесе профессор Игорь Пеллицциари тарафыннан медиация процедурасын куллану Европа тәҗрибәсенә күзәтү тәкъдим ителде. медиация процедурасы белән бәйле булган мәсьәләләр тикшерелде, алар буенча фикер алышынды, проект төркеме әзерләгән документлар күрсәтелде һәм бу турыда сөйләшүләр узды.
Аннары Проект кысаларында семинар тыңлаучылар түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсен норматив-хокукый яктан җайга салу мәсьәләләрен карадылар. Консультацион семинарларның беренче көне нәтиҗәләр чыгару эше, Татарстан Республикасында Проектның гамәлгә ашыруда зарур булган максатлар, бурычларны билгеләү белән тәмамланды.
“Россия Федерациясендә суд карарларын үтәүнең сыйфатлылыгын күтәрү” Проекты кысаларында (икенче көн) экспертлар тарафыннан “Суд системасының функциональлеге сыйфатлылыгын күтәрү” темасына караган аналитик материаллар тәкъдим ителде, анда эш оештыруны оптимизацияләү һәм судьяларның һәм судьялар аппаратының административ функцияләрен билгеләү җәмәгать судьялары компетенциясе, судья вазыйфасына квалификация имтиханын тапшыру процедурасын үстерү кебек кызыклы мәсьәләләр каралды.
“Суд приставлары тарафыннан суд карарларын үтәүнең сыйфатлылыгын күтәрү” һәм “Финанс компенсация мәсьәләләре” блокларында Экспертлар тарафыннан тәкъдим ителгән аналитик материалларда суд приставы-башкаручылар эшчәнлегенең сыйфатлылыгын күтәрү турында актуаль мәсьәләләр, судларның суд актларын башкаручы органнар белән хезмәттәшлеген, җәмәгать-хокукый оешмалар мөнәсәбәтендә чыгарылган суд карарларын үтәү сыйфатлылыгын күтәрүне, суд эшчәнлегенә булган хокукны һәм суд актларын билгеләнгән вакыт эчендә үтәү хокукын бозу очрагында финанс компенсация мәсьәләләре тикшерелгән.
Ике тематик блокның экспертлары күтәргән мәсьәләләрне тикшерү барышында семинарда катнашучылар тарафыннан проектның җитәкчесе һәм экспертларына күп кенә сораулар яудырылды. Проблемалар хакында фикер алышынды. Семинар дәресләре нәтиҗәләр чыгару һәм алга таба Татарстан Республикасында Проект буенча чаралар планлаштыру белән тәмамланды.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International