Г.Р.Державин һәйкәле янына чәчәкләр салу

2016 елның 15 июле, җомга

2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казанның Лядской бакчасында Г.Р.Державин һәйкәле янына чәчәкләр салу чарасында катнашты.

Г.Р.Державин бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе генә түгел, Россиянең  беренче юстиция министры да булган шәхес.

2016 елда Г.Р. Державинның үлгәненә 200 ел тулуны Россиянең бар җәмәгатьчелеге билгеләп уза.  Бу чарага багышланган әдәби-мәдәни чаралар Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Петрозаводскта, Тамбовта һәм шагыйрьнең ватаны булган Лаеш районында да узачак.

Тантаналы чарада республика җитәкчелеге вәкилләре, Россия һәм Татарстанның язучылар берлекләре әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International