Чүпрәле муниципаль районында тикшерү узды

2016 елның 2 августы, сишәмбе

2016 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең эшчәнлекләре мәсьәләләре тикшерелде, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.

Моннан тыш Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Чүпрәле муниципаль районында коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендә булган кыен мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне камилләштерү буенча гомуми тәкъдимнәр турында Чүпрәле муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе И.И.Сәхибуллин һәм коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча эш өчен җаваплы зат Г.Х.Мөшәрәпова катнашкан киңәшмәдә фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International