2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Мәгълүмати технологияләр һәм кеше хокуклары: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты һәм “Татарстан Республикасында 2014-2018 елларга кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында” доклады белән чыгыш ясады.
Катнашучылар арасында Таиланд, Шри-Ланка, Кыргызстан, Үзбәкстан, Индонезия, Корея, Япония һәм башка илләрдән кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр бар иде. Утырышта катнашыр өчен махсус рәвештә Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Т.Н.Москалькова да килде.
Чара ИТ-паркта Азия төбәге Омбудсменнары халыкара институты утырышы кысаларында узды. Анда республикада халык өчен электрон хезмәтләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, мәгълүмат алуга ирешү, дәүләт хакимияте органнарының оператив эшчәнлеге, шулай ук халык белән хөкүмәт арасындагы элемтәне гадиләштерү тәҗрибәсе күрсәтелде.
Омбудсменнарның Азия Ассоциациясенә Азия Омбудсменнарының хөкүмәтнеке булмаган, бәйсез, профессиональ форумы буларак 1996 елның 16 апрелендә нигез салынган. Омбудсменнарның Азия Ассоциациясен булдыру идеясе 1995 елда Омбудсмен Халыкара Институтының директорлар советында кузгатылган булган, анда Омбудсменнар принципларын һәм практикасын алга этәрү өчен Азиядә төбәк органын булдыру кирәклеге турында әйтелгән булган.