Экспертлар советы утырышы

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.

Экспертлар советында түбәндәге закон проектлары хуплау тапты:

 “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2017 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында”;

“Татарстан Республикасында азык-төлек куркынычсызлыгы турында”;

“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законының 12 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”;

“2017 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәга­риф оешмаларында һәркем өчен мөм­кин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашы­руның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”;

 “2017 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында һәм Татарстан Республикасының балалар республика клиника хастаханәләрендә өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыру­ның дәүләт гарантия­ләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”;

 “Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм” Проектын гамәлгә ашыру турындагы килешүне раслау хакында”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International