Суд участоклары эшчәнлеге оештырылышын өйрәнү

2016 елның 23 августы, сишәмбе

2016 елның 18 августыннан 19ына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлеге оештырылышын өйрәнде.

Эш барышында суд участокларының 2015 елга эшчәнлекләренең төп күрсәткечләре: суд һәм архив эшчәнлеге оештырылышы, суд карарларын, беркетмәләрне һәм башка эш документларын үз вакытында һәм сыйфатлы рәсмиләштерү өйрәнелде.

Гражданнарның суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүләре буенча конституциядә билгеләнгән хокукларын киртәләрсез гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудыруга, гражданнарны кабул итүне оештыруга, суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышлары кагыйдәләренә һәм эчке хезмәт тәртипләре кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

Эшчәнлек  нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International