2016 елның 23 августында Татарсан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация – методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре А.Н.Ханеня һәм Е.Г.Газизова, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Чистай муниципаль районына чыктылар.
Авария хәлендәге торак биналарны милекчеләрдән алуга китерә торган һәм закон тарафыннан каралган эшләрнең үтәлеше тикшерелде; авария хәлендәге торак биналарны мәҗбүри тартып алу турындагы гариза проектлары һәм аларга булган материаллар анализланды.
Моннан тыш министрлык хезмәткәрләре гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчергән чакта муниципаль хезмәткәрләр алдында туа торган четерекле сорауларга җаваплар бирделәр.