Муниципаль хезмәткәрләр өчен белем бирү семинары

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

2016 елның 24 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге” темасына видеоконференция режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинар җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актлар проектларын эшләү һәм аларны регистрга кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына юллау өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен оештырылган иде.

Семинарда Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге прокуроры А.А.Яруллин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе субъекты норматив хокукый актлары һәм федераль регистрны алып бару һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү бүлеге мөдире Р.Н.Рахимов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге мөдире урынбасары В.И.Шакиров катнаштылар.

Семинар барышында җирле үзидарә органнарының хокукый эшчәнлекләренә һәм норматив хокукый актларның законлылыкларына прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру, законнарның муниципаль берәмлекләр уставына туры килүен тәэмин итү, муниципаль норматив хокукый актларның юридик-техник рәсмиләштерелүләре мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International