Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

2016 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 11 дәүләт граждан хезмәткәрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән. Асылда аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәр үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Аттестацияләү нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе 11 дәүләт граждан хезмәткәрен дә үз вазыйфаларына туры килә дип тапты.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе,  Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич , “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International