2016 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Казан шәһәренең административ комиссиясе тарафыннан салынган штрафларны түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә административ җәзалар билгеләү турындагы карарлар буенча башкару эшчәнлеген кузгату мәсьәләләре, аларның башкарылу дәрәҗәсе түбән булу сәбәпләре, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллинаның Казан шәһәренең административ комиссиясе һәм Казан шәһәре суд приставлары бүлекләре арасында электрон бәйләнеш булдыру мөмкинлеген карау турындагы тәкъдиме каралды.