Белем бирү семинары узды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 21 сентябрендә “Экстремистлыкка – Юк!” айлыгын уздыру чаралары планының 19 пунктын гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференция режимында “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, экстремистлыкны һәм террорчылыкны профилактикалау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре” темасына белем бирү семинары уздырылды.

Семинар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләре секретарьлары, юридик хезмәтләр хезмәткәрләре өчен оештырылды.

Семинарда Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты хезмәткәре – Татарстан Республикасы Президенты аппаратының баш киңәшчесе Р.Ш.Гафуров, Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль куркынычсызлык, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы И.К.Исмәгыйлев, Эчке эшләр министрлыгының Экстремистлыкка каршы тору үзәгенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы урынбасары З.Г.Сөләйманов, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларын һәм федераль регистрны алып бару, муниципаль берәмлекләр реестрын алып бару, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең муниципаль берәмлекләр уставлары реестрын теркәү һәм алып бару мәсьәләләре бүлеге башлыгы  Р.Н.Рәхимов, Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Н.М.Владимиров катнаштылар.

Семинар барышында экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору, намус иреге һәм дини берләшмәләр, дини экстремистлык, милләтара мөнәсәбәтләр турындагы законнарны куллану мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш тыңлаучылар игътибарына Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы И.А.Яроваяның законнар пакетындагы яңалыклар да тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International