2016 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын тапшырдылар.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова ГТО сынауларын узучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде.
ГТО сынауларын узарга теләк белдерүчеләргә түбәндәге нормативлар: яткан килеш биек аркылы борыстан өскә тартылу, гимнастика урындыгында туп-туры басып торган килеш алга иелү, урыннан ераклыкка сикерү, гәүдәне идәнгә горизонталь тоткан килеш кул-аякларны бөгү һәм турайту, яткан килеш тәбәнәк аркылы борыстан өскә тартылу, спорт снарядын ыргыту, гер күтәрү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, 100 метрга, 2 һәм 3 км га йөгерү, йөзү кебек сынаулар каралган иде. ГТО комплексы сынауларын үтәүне бәяләүне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академисяенең Поканинов Валерий Борисович җитәкчелегендәге квалификацияле судьялар бригадасы гамәлгә ашырды.