2016 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитеты экспертлар советының хокукый мәсьәләләр буенча утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында түбәндәге проектлар хупланды:
“Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы законының 26 һәм 27 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Элемтә турында” Федераль законның 44 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы” федераль закон проекты;
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.