2016 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казан федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү курсларына килгән кешеләр алдында идарә аппараты эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүнең алдынгы тәҗрибәсе турында (Сингапур Республикасы мисалында) лекция укыды.
Министр тыңлаучыларга идарә аппараты эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруның табигый байлыкларга ия булмаган, төрле телләрдә сөйләшә торган халык яши торган кечкенә генә утрау дәүләтенең тарихи кыска вакыт эчендә нык үскән державалар белән бер рәткә басып кына калмыйча, мөһим икътисадый күрсәткечләр ягыннан аларның бик күбесен узып та китүенә юл ачканлыгы турында сөйләде.
“Муниципаль хезмәт нигезләре” программасы буенча курс 2016 елның 3 октябреннән 7сенә кадәр “2014-2016 елларда Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте үсеше һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт үсеше” дәүләт программасының гамәлгә булуы кысаларында узды.
Ахырда Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы секретаре А.М.Барышев һәм КФУ ДМЮМ директоры белән берлектә курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырдылар.