Җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

 “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына 2016 елның 29 сентябрендәге 75-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән үзгәрешләр кертелде.

“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 15.1, 16.1 һәм 17.1 статьяларына үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр нигезендә шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль район һәм шәһәр округының җирле үзидарә органнарына хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә “Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында” 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль законда каралган чараларны гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелә. 

Вәкаләтләр арасында:

1) хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә муниципаль норматив хокукый актларны һәм, аерым алганда, муниципаль программаларны кабул итү;

2) хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә координацияләү органнарын булдыру;

3) хокук бозулар килеп чыгуга китерүче шартлар һәм сәбәпләрне бетерү буенча чаралар күрү;

4) хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә катнашучы затларның муниципаль берәмлек территориясендә үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү

5) хокук бозуларны профилактикалауны профилактик тәэсир итү формаларында гамәлгә ашыру;

6) хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә башка хокуклар бар.

Закон 2016 елның 30 сентябреннән үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International