Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының муниципаль Регистрын төзү һәм алып бару тора.
Татарстан Республикасы норматив хокукый актлар Регистрын алып бару эшчәнлеге белән беррәттән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының Бердәм банкын да төзү һәм алып бару белән шөгыльләнә.
2010 елда Бердәм банкка 1214 норматив хокукый актлар кертелде. Болар арасында Татарстан Республикасы Президенты указлары, Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары, Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы Югары суды карарлары һәм билгеләмәләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының кеше һәм граждан хокукын иреген һәм вазыйфаларына кагыла торган, ведомствоара характерына ия булган оешмаларның хокукый статусларын билгеләүче 353 норматив хокукый акты теркәлгән.