Россия Юстиция министрлыгының Нижгар өлкәсе буенча баш идарәсе карамагындагы Координацияләү советы утырышы

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2016 елның 18 октябрендә видеоконференция режимында (Россия ФСИН территориаль органнарының техник чараларын файдаланып), Баш идарә башлыгы Елена Святкина рәислегендә һәм Россия Юстиция министрлыгы үзәк аппараты вәкилләре, Координацияләү советы әгъзалары, шулай ук  Россия Юстиция министрлыгы карамагындагы федераль хезмәтләргә буйсынучы территориаль органнар һәм федераль дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре, суд хакимияте органнары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариаль палаталар президентлары, фәнни бергәлек вәкилләре катнашында Россия Юстиция министрлыгының Нижгар өлкәсе буенча баш идарәсе карамагындагы Координацияләү советы (алга таба – Совет) утырышы узды.

Совет утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина катнаштылар.

Советта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы субъектларында “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ Федераль законын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында”.

2. Россиянең Идел буе федераль округында гамәлдә булган  ФССП территориаль органнарының  бурычлыларны, аларның мөлкәтләрен, шулай ук балаларны эзләү буенча эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре”

3. Россия Юстиция министрлыгының Нижгар өлкәсе буенча баш идарәсе карамагындагы Координацияләү советының 2017 елга эш планы проекты турында”.

Утырыш барышында доклад белән Россия Юстиция министрлыгы, Россия Юстиция министрлыгының Нижгар өлкәсе буенча баш идарәсе, Россия Федерациясе Адвокатлар федераль палатасы вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең Идел буе федераль округына керә торган субъектлары вәкилләре чыгыш ясадылар. 

Совет утырышы нәтиҗәләре буенча фикер алышынган мәсьәләләр буенча бердәй позиция булдырылды. Теләгән кешеләр барысы да үз фикерләрен җиткерделәр, тәкъдимнәрен керттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International