2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 4 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханы бирде, 11 дәүләт хезмәткәре аттестация узды.
Аттестация комиссиясе 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирде һәм биләгән вазыйфасына тиешле булганча чин алуга лаек, ә бер дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмады дигән карарга килде.
Белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсе бәяләнә торган квалификация имтиханыннан аермалы буларак, дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән. Асылда аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәр үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Аттестацияләү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 10 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче өстәмә һөнәри белемне уңышлы рәвештә алган очракта дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.