Агымдагы елның 1 ноябрендә Британия компанияләре вәкилләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында “Корстон” ДСККда узган семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Британия вәкилләре ягыннан семинарда Debevoise & Plimpton компаниясенең өлкән юристы Николайс Кутнакс, Bivonas Law компаниясенең идарәче партнеры Энтони Браун, Британия-Россия юридик ассоциациясенең почетлы секретаре Руперт Д`Круз катнаштылар.
Семинар барышында “Англия судларының коммерция алыш-бирешләре өчен актуаль булган соңгы вакыттагы төп карарлары”, “Арбитраж һәм суд процессы - өстенлекләр һәм җитешсезлекләр”, “Арбитраж өлкәсендәге Россия законнарында соңгы үзгәрешләр”, “Англия судында арбитраж һәм лигитациягә мөнәсәбәттә суд яклавының вакытлы чаралары”, “Последние тенденции в области исполнения международных решений и арбитражных постановлений в России” мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чара нәтиҗәләре буенча семинарда катнашучылар Британия юридик компанияләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.