Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне турында

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыруның максаты -  ятим балаларга; ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларга; ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга; үз гаиләсенә ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларны алырга теләгән затларга, балаларны уллыкка яки кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга (аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә) түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук  әлеге төркемнәргә керүчеләрне балаларның, ата-аналарның, опекуннарның  хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, хокукый характердагы актуаль мәсьәләләр буенча белемнәрен күтәрү.

2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә балалар хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик нигезләре буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чаралары уздырылды.

Республикада 950дән артык консультация бирү пунктлары эшләде, аларда 1600дән артык кеше балалар тәрбияләү, аларның хокукларын яклау, социаль ятимлекне профилактикалау мәсьәләләре буенча квалификацияле юридик ярдәм алуга ирештеләр. Республика халкы өчен муниципаль берәмлекләрдә бу көнне балаларның хокукларын яклау буенча “кайнар элемтә”ләр эшләде. Моннан тыш, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында мәктәпләрдә хокукый агарту дәресләре уздырылды, балалар балигъ булмаганнарны алар эшләгән җинаятьләр өчен җавапка тарту нигезләре, балигъ булмаганнарны җәйге чорда эшкә урнаштыру, инвалид балаларның белем алулары һәм башкалар турындагы сорауларына җаваплар алдылар.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан, 2016 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан халыклары дуслыгы йортында” әлеге төркемнәргә керүче кешеләргә  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. 

Чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф органы һәм опека һәм попечительлек органы хезмәткәрләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар да катнашты.

“Россия юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләренең түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрүдә актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International