ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

Алда зур бәйрәм-Җиңү көне! 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Юстиция министрлыгы #бергаиләтарихыуртакҖиңү тарихы рубрикасын башлап җибәрә. Анда хезмәткәрләр гаиләләреннән булган һәм сугышчан хәрби юл узган геройлар, аларның батырлыгы һәм Ватан алдындагы казанышлары турында сөйләячәк.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

 «Без гнева и пристрастия» дип исемләнгән документаль фильмда Юстиция министрлыгы барлыкка килү һәм аның үсеше, ведомствоның ныгу этаплары, аның уңышлары,  ТАССР һәм Татарстан Республикасы халкы алдындагы казанышлары  турында, шулай ук министрлыкны җитәкләгән кешеләр турында сөйләнә. Фильмга шулай ук юстиция ветераннары белән интервьюлар кертелгән һәм аз билгеле булган фактлар да ачыкланган.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ Югары Судының 2020 елның 8 апрелендәге 821 номерлы карары белән коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, 2020 елның 30 апреленә кадәр республиканың җәмәгать судьялары участокларында гражданнарны шәхсән кабул итү туктатылды, шулай ук процессларда катнашмаучылардан файдалану мөмкинлеге чикләнгән.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, узган елның августында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен карарларны электрон формада  кабул итү мөмкинлеге булдырылды.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавирус инфекциясеең алга таба таралышына юл куймау максатыннан чаралар күрүгә бәйле рвештә гражданнарны Юстиция министрлыгында кабул итү читтән торып эшләү режимында башкарылачак. 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен һәм торак өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләрне  торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видео аша кабул итте.


20
март, 2020 ел
җомга

 Коронавирус таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, РФ Югары Суды карары белән республиканың җәмәгать судьялары участокларында гражданнарны шәхси кабул итү туктатыла, шулай ук суд процессларында катнашмаучыларга биналарга керү  чикләнә.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 19 мартында министрлык мәйданында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең "Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза" программасы буенча  быел беренче ике көнлек стажировкасы башланды.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау районының Бикнарат авылында яшәүче Бариева Гасимә Хәбибулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International