2019 елның 19 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов "Вверх!" конкурсы финалистлары белән очрашты. Финалистлар конкурсны узу кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировка узачаклар.
2019 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган «Бала хокук даирәсендә»-«Ребенок в мире прав» VI Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
2019 елның 19 ноябрендә Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертларның IV республика конкурсы комиссиясенең йомгаклау утырышы узды.
2019 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданында «Муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү» квалификация күтәрү программасын ачуда катнашты.
2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чаралар планлаштырылган.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсы җиңүчеләре булдылар.
2019 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Киров суд районы җәмәгать судьяларының төзекләндерелгән бинасын карады.
2019 елның 14 ноябрендә Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза» программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды.
2019 елның 14 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциацияе президиумы утырышында катнашты.
2019 елның 13 ноябрендә видеоконференцэлемтә режимында авыл җирлекләре башлыклары, авыл советлары секретарьлары, республика муниципаль районнарының юридик хезмәтләре вәкилләре өчен гражданнар җыенын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.