2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” дип аталган ике көнлек стажировка ачылышы узды.
2019 елның 12 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының социаль законнары өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркем утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә конкурс игълан ителде.
2019 елның 11 ноябрендә министр урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Юстиция министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 7 ноябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә республика районнарын видеоконференцэлемтә режимында җәлеп итеп «Министрлыкның 2019 елда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эше турында» темасына коллегия утырышы узды.
2019 елның 5 ноябрендә юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 5 ноябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
2019 елның 5 ноябрендә Юстиция министрлыгында ел саен уздырыла торган “25 изге гамәл” акциясен гамәлгә ашыру кысаларында министрлык коллективы “Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен балалар йорты-интернаты” казна учреждениесенә бардылар. Чараның быелгысы Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга һәм ТАССР Юстиция Халык комиссариаты оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.
2019 елның 1 ноябрендә Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурсның ярымфинал этабы узды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә конкурслар узды 2019 елның 31 октябрендә һәм 1 ноябрендә.