«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» ТатарстанРеспубликасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелгән.
2018 елның 25 июлендә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» (алга таба – Закон) 2018 елның 13 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Закон белән муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кирәкле стажга булган таләпләр киметелгән.
Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының муниципаль хезмәт өчен кадрларны килешү нигезендә әзерләү тәртибен җайга сала торган 34.1. статьясы яңа редакциядә бирелгән.
Максатчан уку турында килешүләр төзүгә конкурс уздыру буенча комиссия формалаштыру һәм аның эш тәртипләре аныкланган, килешү төзүгә дәгъвачыларны сайлап алу һәм аларны бәяләү чикләре билгеләнгән.
Законны кабул итү муниципаль хезмәтне узу мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль хокукый актларга һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләренә үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталына 2018 елның 14 июлендә эленгән.
2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының 2018 елның I кварталында “Кодекс” аналитик мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле А.А.Яруллин, “Кодекс” АҖ вәкилләре – “Аналитик регионального законодательства” проекты җитәкчесе А.Ю.Старобинец һәм Мәгълүмати продуктлар булдыру идарәсе директоры Н.Н.Хохлова, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норма иҗат итү өлкәсендә эшләүче структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.
Очрашу барышында “Кодекс” АҖ тарафыннан тәкъдим ителгән аналитик мәгълүмат системасы сыйфаты, кыенлыклары, хезмәтләрне алганда килеп чыга торган авырлыклар, аларны хәл итү юллары каралды.
“Кодекс” АҖ вәкилләренә әлеге системаны камилләштерү йөзеннән дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләренең тәкъдимнәре һәм кисәтүләре җиткерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен үстерү максатыннан “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.
Конкурс 2 номинация буенча уздырыла:
“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;
“Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат”.
Конкурсны оештыру һәм уздыру тәртипләре Конкурсны уздыру турындагы нигезләмәдә бирелгән. Нигезләмә “Җирле үзидарә” бүлегенең Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурста катнашуга гаризалар игълан урнаштырылганнан соңгы 30 көн эчендә кабул ителәләр.
2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов тарафыннан тискәре гамәлләр кылыну (гамәлләр кылынмау) аркасында Татарстан Республикасы бюджетына, җирле бюджетларга китерелгән матди зыянны каплау мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының урындагы затларының, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең тискәре гамәлләре (гамәл кылмаулары) аркасында китерелгән матди зыянны каплау буенча иск эшен оештыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2018 елның 30 июлендә Спас муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н.Ханеня тарафыннан район муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен судларда яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Урындагы җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатында күрсәтмәләр бирелде.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской тарафыннан Спас муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Интернет” челтәрендә рәсми сайтлар бүлекләрен тутыруның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган бердәм таләпләренә туры килүләре өйрәнелде.
2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан торак шартларын яхшырту, эшкә урнашу, китерелгән зыян өчен компенсация, кәрәзле элемтә каланчаларының тиешле нормаларга туры китереп урнаштырылулары һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.
2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды.
Эшче төркем әгъзалары һәм чакырылган затлар федераль максатчан программалар һәм башкалар буенча финанс чараларын ничек кулланганнары турында мәгълүматлар җиткерделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы бюджетына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга соралган һәм расланган федераль бюджет акчаларын аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
2018 елның узган периодына Татарстан Республикасы икътисадына җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары күләме арткан.
2018 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ф.Закиров катнашында җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада видеоконференцэлемтә режимында шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссияләре вәкилләре һәм җаваплы секретарьлары, административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзү вәкаләте булган вазыйфаи затлар, тәртип сагы иҗтимагый пунктлары башлыклары, шулай ук муниципаль район составына керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен кирәкле мәгълүмат җыю вәкаләтенә ия булган җаваплы затлар катнашты.
Административ штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек системасын сынау мәсьәләләре буенча Казан шәһәре башкарма комитеты Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Киңәшмәдә җирле үзидарә органнарының 2018 елның 2 кварталы өчен эш нәтиҗәләре яктыртылды, җаваплы затларның күрсәтелгән юнәлешләр буенча эшләрне оештыруларында кыенлыклар буенча фикер алышынды.
2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү буенча вакантлы урыннарга конкурс игълан итә.
Тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс” бүлегендә.
Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2018 елның 14 августына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел:.223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 5 сентябрендә (якынча) булачак.
2018 елның 18 һәм 19 июль көннәрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
Конкурста 19 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:
Черемиоса Любовь Сергеевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы консультанты вазыйфасына;
Әхтәмова Фәния Фәйзулла кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 8 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы консультанты вазыйфасына;
Габдуллина Олеся Альберт кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 10 нчы суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Селиверстова Екатерина Валерьевна Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 7 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Селиверстова Наталья Александровна Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Суханова Наталья Юрьевна Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гребенников Кирилл Дмитриевич 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Юнина Анна Александровна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Зюмова Лилия Сәет кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Куликова Кристина Сергеевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Денисова Анна Геннадьевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Зеленодольск шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Ногманова Динара Ришат кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Андриянова Светлана Владимировна Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр: Васильева Татьяна Сергеевна, Денисова Ирина Владимировна, Гайнетдинова Алсу Илдар кызы, Габдуллина Олеся Альберт кызы.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнаштылар.