2018 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Менделеевск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында банктан кредит алу, ТКХ буенча бурычлар һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон тәртипләре аңлатылды.
Районга чыгу барышында район советы аппараты җитәкчесе Р.Р.Искәндәров һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, аларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару буенча мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш министр урынбасары Менделеевск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында катнашты. Анда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсеше һәм каникул вакытында балаларның ялын оештыру мәсьәләләре каралды.
2018 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан агымдагы елның II кварталында “Кодекс” консорциумының “Төбәк законнары аналитигы” аналитик автомат мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгын тикшерү бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары аппаратлары вәкилләре, шлай ук – видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәләре органнарының муниципалитетлары эшчәнлегенең норма иҗат итү юнәлеше өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның эш нәтиҗәләре турында Р.У.Гарипов һәм Э.И.Слепнева – министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар.
Киңәшмә барышында рәислек итүчеләр тарафыннан “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә торган эш урыннарын тулы куәтенә файдалану кирәклегенә һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге актлар норматив базасының динамик үсештәге күләмендә норма иҗат итү эше этапларын автоматлаштыру мөһимлегенә игътибар юнәлтелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, алар тарафыннан эшләнә торган актларның сыйфатын күтәрү мөмкинлекләренә пассив мөнәсәбәттә торучы кулланучыларга чыгарылган актларны һәм аларның проектларын хокукый анализга активрак юлларга, шулай ук система тарафыннан хокукый актларда законга туры килмәүчелекләрне булдырмау өчен авомат режимда гамәлгә ашырыла торган мониторинг нәтиҗәләреннән файдаланырга кушылды.
2018 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадының төп юнәлешләре буенча коррупция чагылышларын профилактикалау ( кисәтү) буенча “Юл картасы”на өстәмә чаралар һәм тиешле индикаторлар кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында “Юл картасы” индикаторлары һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләштеләр.
2018 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов алып барды.
Экспертлар советы утырышында Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектлары хупланды:
“Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясындагы 8 пунктын үз көчен югалткан дип тану хакында”;
“Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм социаль наймга алу килешүләре буенча муниципаль торак фондтан торак биналар бирүгә граждан хокукларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында;
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләве турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”.
2018 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Утырыш “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты башлыгы урынбасары – территорияләр белән эшләү буенча идарә башлыгы И.М. Гарипов, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе Э.С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.Г. Хәбибуллин, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары, шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында министр “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук җир асты суларын алу максатыннан җир байлыкларыннан файдалануны лицензияләү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында су чыганакларын санитар саклау зоналарын оештыру, республиканың муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны тиешенчә карап тоту, шулай ук иминлек декларациясен рәсмиләштерүгә чыгымнарны каплау мәсьәләләре каралды.
2018 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында балаларга вакцинопрофилактика һәм туберкулезга каршы профилактика уздыруның өстәмә чараларын куллану мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, дини оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырышта ВИЧ-инфекция, балаларда туберкулез авыруын профилактикалау һәм аны башлангыч этапта ачыклау, шулай ук халыкның профилактика прививкаларыннан баш тартуы мәсьәләләре каралды.
Хокукый җайга салу һәм законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда, түгәрәк өстәл утырышын резолюцияләүдә министр урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.
2018 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы министрлыгы хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районына эш сәфәре кылдылар
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н. Ханеня тарафыннан районның муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, судларда җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде. Җаваплы урындагы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультацияләр һәм, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, күрсәтмәләр бирелде.
Шулай ук районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ю.М.Златина тарафыннан Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча аларга тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды. Әлеге дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча районның җирле үзидарәләре органарының җирлекләрнең җирле үзидарәләре органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан Минзәлә муниципаль районының Юртово авыл җирлегенә чыктылар. Тикшерү барышында җаваплы затлар тарафыннан кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.
2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү буенча вакантлы урыннарга конкурс игълан итә.
2018 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.