Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия ЭЭМ Казан юридик институтының югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты курсантлары һәм тыңлаучылары белән очрашты.
2017 елның 20 мартында Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләренең норма чыгару эшчәнлеген, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләре өчен “Муниципаль берәмлекләрдә норма чыгару эшчәнлеге һәм алар тарафыннан чыгарылган норматив хокукый актларга экспертиза” темасына белем бирү семинары узды.
2017 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 5 хезмәткәренең, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 1 дәүләт граждан хезмәткәренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2017 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Кукмара муниципаль районында узган күчмә утырышында катнашты.
2017 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының юстиция эшләре буенча рәисе В.И.Спеле рәислегендәге Башкортстан Республикасы делегациясе вәкилләре килде. Делегация составында Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетынң юстиция эшләре буенча рәисе урынбасарлары И.В.Панкевич һәм А.Р.Солтанова да бар иде.
2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин катнашында Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.