ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Республика башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләренә законнарны мониторинглау һәм норматив хокукый актлар проектларын эшләү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” темасына укыту семинары узды.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль норма иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.

Бүген Министрлыкта Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Республикада ел саен авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрелә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Ышаныч телефоны” эшли, аның буенча сез шалтыратып, коррупция юнәлешендәге фактлар турында мәгълүмат калдыра аласыз: (843) 222-60-30.​


26
май, 2023 ел
җомга

80 ел элек, 1943 елның 2 маенда, азат ителгән Сталинградта җирле «Динамо» һәм Мәскәүнең «Спартак» командалары уены була. Сүз уңаеннан, ул вакытта кызыл-аклар 0:1 исәбе белән җиңеләләр.


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Югары суд рәисе урынбасары Айдар Галиәкберов җитәкчелегендә республика судьялар советы утырышы узды.

2023 елның 23 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме тарафыннан күчмә тикшерүләр графигына ярашлы рәвештә Ютазы районында хокук бозуларны профилактикалау буенча күрсәтелгән юнәлештә эш оештыру торышы өйрәнелде.

Агымдагы елның 24-31 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан җирле үзидарә өлкәсендә торак дәрәҗәсе өчен актуаль мәсьәләләр буенча республика җирлекләре башлыкларының еллык семинар-киңәшмәләре үткәрелә. Чараларда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе һәм кайбер республика министрлыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International