ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  муниципаль хезмәткәрләрнең “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү”  программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды.  Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар төзү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов коррупцияне профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлар өчен практик семинарда катнашты.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды.

2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше буенча дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыгы булып тора.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре стажировкасы үтте.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 13 мартындаТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә: оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгечләре тарафыннан район (шәһәр) судлары, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген өйрәнү һәм аларга практик ярдәм күрсәтү планы нигезендә алып барыла. 1 марттан 2 мартка кадәр Татарстан Республикасы Апас суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты эшчәнлеген оештыруны өйрәнү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International