ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

 Саха (Якутия) Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында юстиция Министрлыгында Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Җыены администрациясе һәм Аппараты вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 2022 елның 12 маенда министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Әлки муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.


9
май, 2022 ел
дүшәмбе

 ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.


6
май, 2022 ел
җомга

6 майда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Зеленодольск муниципаль районына һәм Яр Чаллы шәһәренә күчмә чараларны әзерләү кысаларында, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре традиция буенча министрлыкның элеккеге җитәкчеләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Татарстан АССР юстиция министры Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов (1971-1987) , Татарстан АССР юстиция министры урынбасары  Бәйрәмгали Хәлиулла улы Хәлиуллин (1971-1980) һәм Татарстан АССР юстиция министры урынбасары Петр Денис улы Бурда (1971-1986)  күмелгән урыннарда булдылар.

6 майда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан 2022 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары буенча  Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә узды.

 5 майда Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Буа, Кукмара, Спас муниципаль районнарының административ комиссияләре җаваплы секретарьларының чираттагы стажировкасы узды. Шулай ук махсус техник чаралар ярдәмендә ачыкланган хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарту буенча Чаллы шәһәренең административ комиссиясе белән тәҗрибә уртаклашу булды.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча суд участокларында укучылар экскурсиясе традициягә әйләнде, анда балалар суд утырышы залы, конвой бүлмәсе, канцелярия, суд участогы архивы, судьяның киңәшмә бүлмәсе, шулай ук суд утырышы залы белән танышалар.

2022 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын уздырды. Анда “Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды.


1
май, 2022 ел
якшәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International