ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2022 ел
шимбә

Агымдагы атнада Юстиция министрлыгының әйдәп баручы консультанты Лилия Шакирова һәм Хезмәт министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы урынбасары Юлия Блинкова түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мобиль офис кулланып гражданнарны күчмә кабул иттеләр.


1
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 29-30 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин X Петербург халыкара юридик форумы эшендә катнашты.

Министрлыкта йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итүләр уза.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына эш визиты белән Калмыкия Республикасы делегациясе килде.

Министрлыкта 2022 елның I яртыеллыгында «Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлешенә йомгак ясадылар һәм II яртыеллыкка бурычлар билгеләделәр.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта “Һөнәргә кереш” программасы буенча республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен чираттагы стажировка мәйданчыгы уздырылды.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Органнарның  “Интернет” челтәрендә рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча  бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыру турында Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов сөйләде.

2022 елның 28 июнендә Чаллы шәһәре административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Әгерҗе, Әлмәт, Зәй, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Министрлык тарафыннан республиканың муниципаль районнарында күчмә чаралар үткәрелә.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Юстиция министрлыгында 2022 елда Г.Р. Державин исемендәге республика премиясен алу эшләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы уздырылды. Утырыш тәкъдим ителгән эшләрне карауда җәмәгатьчелек катнашуы мөмкинлеген тәэмин итү өчен премия турындагы нигезләмә нигезендә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International