Бүген Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Судьялары советының чираттагы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы судлары аппаратлары һәм җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләре вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләсе каралды.
Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Тукай районының “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагерендә “Киләчәк технологиясе. Квант компьютеры” программасы буенча цифрлы дәрес үткәрде.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Югары Ослан муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы видео аша кабул итү уздырды.
24-25 августта Казанда РФ Иҗтимагый палатасының “Берләшмә” форумы старт алды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнаштылар. Форум федераль дәрәҗәдәге актуаль социаль проблемалар буенча фикер алышу өчен төбәк мәйданчыгы булып тора.
Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “Татмедиа”да норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза буенча республика конкурсына багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җәмәгать судьяларының яңартылган суд участоклары бинасында булдылар.
2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында түбәндәге вазыйфалар буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Министрлык хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Министрлыкта авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү дәвам итә.