2017 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Мәскәү суд районы буенча суд участогы бинасында Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашында шартлы янгын килеп чыккан чакта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген һәм кешеләрне һәм аларның мөлкәтләрен эвакуацияләү гамәлләрен өйрәнү буенча уртак өйрәнүләре узды.
2017 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России – 2017” спорт чарасында катнаштылар.
2017 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте, адвокатлык һәм нотариаль конторалары хезмәткәрләреннән тупланган мобиль консультация бирү төркеме составында республиканың Бөреле һәм Коркачык авыл җирлекләрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Гражданнарны кабул итү барышында хокукый ярдәм ике авыл җирлеге кешеләренә күрсәтелде.
2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумының утырышлар залында Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар советы Рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.
2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты” ДИК җитәкчеләре белән 2016 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тутыру һәм дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау мәсьәләләре буенча белем бирү семинары уздырылды.
2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында катнашты.
2017 елның 15 февралендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәза билгеләү турындагы карарларны үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш шәһәрендә Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада һәм Дан монументына чәчәкләр салуда катнашты.
2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2017 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.