2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.заһидуллин алып барды.
2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан булган депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә катнашты.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Иң яхшы хәрби традицияләрне һәм халкыбызның зур җиңүләрен чагылдырган бу бәйрәм геройлык һәм ватанпәрвәрлекне тормышның өстенлекле һәм төп маягы дип санаучылар өчен бик кадерле.
2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы судьяларының XII отчет-сайлау конференциясе булды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Казан шәһәренең Авиатөзелеш (15 февраль) һәм Яңа Савин (17 февраль) суд районнары буенча, шулай ук Татарстан Республикасының Буа (21 февраль) суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмәләр уздырылды.
2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2017 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Мәскәү суд районы буенча суд участогы бинасында Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашында шартлы янгын килеп чыккан чакта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген һәм кешеләрне һәм аларның мөлкәтләрен эвакуацияләү гамәлләрен өйрәнү буенча уртак өйрәнүләре узды.
2017 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России – 2017” спорт чарасында катнаштылар.
2017 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте, адвокатлык һәм нотариаль конторалары хезмәткәрләреннән тупланган мобиль консультация бирү төркеме составында республиканың Бөреле һәм Коркачык авыл җирлекләрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Гражданнарны кабул итү барышында хокукый ярдәм ике авыл җирлеге кешеләренә күрсәтелде.