Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының биш хезмәткәре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү буенча аттестация үтте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга яралану буенча иминият түләүләрен алу, хәрби-табиб комиссияләре нәтиҗәләренә шикаятьләр бирү һәм дәүләт ярдәме чараларын бирү мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр республикада өлкәннәр декадасы уза. Традиция буенча, Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре лаеклы ялда булган элеккеге хезмәттәшләрен котладылар.
ТР Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды, анда берничә закон проекты каралды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең Цифрлы трансформация проектлары белән идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары Дарья Криничная булып китте.
Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” Иҗтимагый советының XV утырышы узды. Утырышта ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты.
Бәшир Рәмиев исемендәге IТ паркта II Казан халыкара юридик форумы узды, анда Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән 600дән артык белгеч катнашты.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы казанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештырды. Чара Өлкәннәр көненә багышланган иде.
29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.