ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында юридик факультетның гыйльми советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Рагозина Надежда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 20-21 февралендә хокук бозуларны профилактикалау буенча  Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Теләче муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрелде. Хокук бозуларны профилактикалау системасын тәшкил итүче төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан районның муниципаль учреждениеләрендә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасын үтәү өйрәнелде.

Алабугада Түбән Кама зонасында “Татарстан – казанышлар республикасы” автобус марафоны туры тәмамлана. Район мәдәният йортында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, ТР Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында дискуссия узды.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт юридик бюросы республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Кабул итү көн саен Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 адресы буенча үткәрелә. Гражданнар еш кына торак һәм гаилә законнары, кулланучылар хокукларын яклау, социаль ярдәм күрсәтү һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

2024 елның 15-16 февралендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Питрәч муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрелде. Хокук бозуларны профилактикалау системасын тәшкил итүче төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан районның муниципаль учреждениеләрендә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.


16
февраль, 2024 ел
җомга

Министрлык хезмәткәрләре Питрәч районы җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

2024 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International