2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы М.М. Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдиреА.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашында “2019 елның 1 кварталында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү турында” темасына киңәшмә узды.
2019 елның 26 мартында Казан шәһәре административ комиссиясе мәйданында Татарстан Республикасының Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.
2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау районына чыгып, “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерделәр.
Дәүләт граждан хезмәте максатлары һәм бурычлары турында белем бирү чараларын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университеты студентлары белән очрашты.
2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентларына үзмәшгульләр өчен махсус салым - республика территориясендә профессиональ керемгә 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелгән салым режимын куллану мәсьәләләре буенча лекция уздырылды.
2019 елның 21 мартыннан 22сенә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Инновацияле үсеш агентлыгының һәм Әлмәт муниципаль районының юридик хезмәтләре белгечләре өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча стажировка узды.
22 мартта “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә түгәрәк өстәл утырышы узды.
2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратына вазыйфаларның баш һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.
2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин расланган график нигезендә республиканың Әгерҗе, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләрне видеокабул итте.