Татарстан Республикасында “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы түбәндәге номинациләр буенча уздырыла:
“Шәһәр төзелеше сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү”;
“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;
“Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту”;
“Милләтара тынычлыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендәге башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру”.
2019 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының сәяси партияләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген оештыру. Халык белән чаралар турындагы законнарны гамәлгә ашыру” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 10 дәүләт хезмәткәрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Азнакай һәм Актаныш районнарында күчмә чыгышларга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
2019 елның 9 маенда министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларда катнаштылар.
2019 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Чистай муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
2019 елның 1 маенда Татарстан Республикасы юстиция минисры Р.И.Заһидуллин Чистай муниципаль районында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашты.
2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте. Гражданнарны кабул итү чарасында шулай ук Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәнов та катнашты.
2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.