ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 22 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме Баулы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен өйрәнү эшен башлап җибәрде.

22
май, 2017 ел
дүшәмбе
2017 елның 15 маеннан 19ына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче, 2 нче һәм 3 нче суд участоклары эшчәнлеге оештырылышы өйрәнелде.
2017 елның 20 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм әйдәп баручы белгеч Т.С.Свиридова Казанның Кремль яр буенда уздырылган Legal Run 2017 проектында 3 чакрымга хәйрия йөгерешендә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 6 маендагы 263 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарны файдаланылмаган күмү урыннарын (биотермик чокырларны) юкка чыгару тәртибе расланган.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 18 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында узды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 16 маенда   Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.


16
май, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

15
май, 2017 ел
дүшәмбе
2017 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар.

12
май, 2017 ел
җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2017 елның 13 апрелендәге  711/пр номерлы боерыгы белән җирлекләр, шәһәр округлары, шәһәр эче районнары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен эшләү буенча яңа методик күрсәтмәлекләр расланды.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе
2017 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International