2012 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында халыкны кабул итү һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2006 елдан алып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында документлар әйләнеше Дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы (алга таба – электрон документлар әйләнеше) ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
2012 елда электрон документлар әйләнешенә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең барлык 182 суд участогы тоташтырылган иде. Электрон документлар әйләнешендә эшләргә өйрәнү өчен үткән елның апрелендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә уздырылды.
Үткән ел Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында документлар әйләнеше 43409 берәмлек ( 2011 елда - 38910) тәшкил итте, шулардан 25723 – кергән корреспонденция, шул исәптән 509ы гражданнар мөрәҗәгатьләре, 14037 документ - министрлыктан киткән корреспонденция.
2012 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 269 контроль документ керде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлекне җайга салу идарәсенең контроль бүлеге күрсәткечләренә караганда, барлык контроль документлар үз срогында үтәлгән.
2012 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы адресына гражданнарның 509 язма мөрәҗәгате керде, шул исәптән Интернет-Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы кабул итүе аша - 242 мөрәҗәгать.
Ел дәвамында кергән корреспонденция Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында билгеләнгән вакытларда каралды.
Хисап чорында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 106 граждан шәхсән (47се - юстиция министры тарафыннан) кабул ителде, шул арада 440 кеше кабул ителде, шул исәптән 202 кеше – күчмә кабул итүләрдә, 58 кеше –видеоконференцэлемтә режимында.
Элеккегечә үк гражданнар төрле мәсьәләләр буенча Министрлыкка мөрәҗәгать итәләр, шул исәптән гамәлдәге законнарның аерым нигезләмәләрен аңлатуны сорап та. Кабул итүне сорап мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга тулы һәм төгәл рәвештә аңлатыла һәм куелган сораулар буенча тәкъдимнәр бирелә, шулай ук аларның үтенечләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтелә.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International