Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында өч закон проекты тәкъдим итте

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов өч закон проекты тәкъдим итте. Аерым алганда, “Татарстан Республикасында суд участоклары һәм җәмәгать судьялары вазыйфалары булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты, ул Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелә.
“Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 2012 елның 12 ноябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль закон белән “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында” Федераль законның 1 статьясына җәмәгать судьялары санын алты берәмлеккә,182 дән 188 гә кадәр арттыру өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Федераль законны кабул итүгә бәйле рәвештә “Татарстан Республикасында суд участоклары һәм җәмәгать судьялары вазыйфалары булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү таләп ителә.
Юстиция министры Татарстанга бирелгән җәмәгать судьяларының алты берәмлеге түбәндәгечә бүленә дип белдерде: Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе, Яңа Савиново, Совет районнарына – берәр берәмлек, ике берәмлек – Чаллы шәһәренә. Шулай итеп, киләчәктә җәмәгать судьялары чикләренә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “ Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” Татарстан Республикасы Законының 35 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде, ул муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренә (секрктарьларына) карата квалификация таләпләренә кагыла, ягъни аларның югары һөнәри белеме булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге Законның күчеш нигезләмәләре гамәлдә иде, алар буенча авыл җирлеге җитәкчесе (секретаре) урынбасары вазыйфасын биләү өчен урта һөнәри белем булу да җитә иде.
Закон проекты республика Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының йөкләмәсен үтәү йөзеннән кертелгән иде. Ул шушы Законның күчеш нигезләмәләренең гамәлдә булу чорын 2018 елның 1 гыйнварына кадәр озайтуны күз алдында тота.
Юстиция министры шулай ук “Админстратив хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте, ул стационар булмаган сәүдә объектларында ваклап сатуны тулаем тәртипкә салуны тәэмин итүгә юнәлдерелә. Күрсәтелгән хокук бозулар өчен гамәлдәге административ штрафлар ваклап сатуны законлы рәвештә гамәлгә ашыруга куела торган таләпләрне бозуларны бетерү өчен җитәрлек түгел.
Мәсәлән, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе тарафыннан гына да Админстратив хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка: 2010 елда - 14 физик зат; 2011 елда - 8 юридик зат, 18 вазыйфаи зат, 455 – физик зат; 26.10.2012га - 21 вазыйфаи зат һәм 766 физик зат тартылды. Казан шәһәренең муниципаль җир контроле күрсәткечләренә караганда, 2010 елда стационар булмаган сәүдә объектларын үз белдеге белән куюның 934 очрагы теркәлгән; 2011 елда - 817; 2012 ел башыннан әлеге күрсәткеч 1786 объектка җиткән.
Админстратив хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы таләпләрен бозуның төп сәбәпләре түбәндәгеләр:
эшкуарларның стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлегенә документларны рәсмиләштерергә теләмәүләре;
Админстратив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.1 статьясы буенча административ җаваплылык дәрәҗәсенең түбән булуы;
хокукый нигилизм.
Әлеге закон проекты белән урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен түбәндәге үзгәрешләрне кертү күз алдында тотыла: сәүдә итү өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә иткән өчен кисәтү ясала яисә гражданнарга – бер меңнән алып биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга дүрт меңнән алып ун мең сумга кадәр; юридик затларга – унбиш меңнән алып йөз илле мең сумга кадәр административ штраф салына.
Закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов депутатларга “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.06.2010 №60-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының (31.01.2013) беркетмә рәвешендәге йөкләмәсен үтәүнең барышы хакында мәгълүмат җиткерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының үткән сессиясендә, 2013 елның 31 гыйнварында, ““Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителгән иде.
Яңа Закон белән муниципаль берәмлекләрнең һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирелгән иде, ул депутатларда бик күп сораулар тудырды.
Депутатларның барлык сорауларына да җавап бирер өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына, Финанс министрлыгына һәм Муниципаль берәмлекләр Советына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген төзү йөкләнгән иде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов депутатларга әлеге йөкләмәне үтәү барышы турында мәгълүмат җиткерде. Чыгышның тексты белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында «Официальные выступления министра» бүлегендә танышырга була.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International