Бүген Министрлыкта Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга, аерым алганда, муниципаль берәмлекләр депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга, мөлкәт, җир, шәһәр төзелеше, торак мәсьәләләренә, шулай ук муниципаль органнарны кызыксындырган башка өлкәләргә кагылышлы законнардагы мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Сарман районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.
Видео аша кабул итү барышында муниципаль берәмлекләр территориясендә җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәтләр булдыру мәсьәләсе, шулай ук җирлекләрнең генераль планнарын раслау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр каралды. Сорауларга җентекле җаваплар алынгды.