Мөхәррәм Ибәтов: Татарстанда барлык норматив хокукый актлар да ике дәүләт телендә бастырып чыгарыла

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада норматив хокукый актларны вакытында тәрҗемә итү һәм аларны бастырып чыгару өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия 1 телеканалында бара торган “Тел сагында” программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Министр урынбасары әлеге өлкәдә башкарыла торган эшләр турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, ул 2013 елдан Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы эшләвен билгеләп узды.

Ел саен республикада 40 000 нән артык норматив хокукый акт эшләнә. Бу Татарстан Республикасы законнары, Рәис указлары һәм күрсәтмәләре, Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре, республика башкарма хакимият органнары боерыклары, шулай ук муниципаль актлар, — дип ассызыклады Ибәтов.

Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә барлык республика актлары һәм муниципаль актлар Рәсми порталда Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә бастырып чыгарыла. Мөхәррәм Мансур улы билгеләп үткәнчә, бу түләүсез нигездә башкарыла.

 2019 елдан Башкарма комитетларда тәрҗемәчеләр вазыйфалары кертелде, бу исә икетеллелекне сыйфатлырак тәэмин итү мөмкинлеген бирде. Тәрҗемәчеләрнең квалификациясен күтәрү өчен Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында квалификация күтәрү буенча махсус курслар үткәрелә.

2020 елдан 2023 елга кадәрге чорда сизелерлек нәтиҗәгә ирешелде: барлык дәрәҗәләрдәге норматив хокукый актлар рус телендә дә, татар телендә дә бастырып чыгарылды.

Процесс турында тулырак мәгълүматны сылтамасы аша күчеп  карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International