Дәүләт программасы кысаларында Татарстан җәмәгать судьяларының суд участокларын төзекләндерү дәвам итә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган коллегия утырышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү буенча эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Бу эш “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү”дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 2024 елга финанслау күләме 763,8 млн. сум күләмендә расланган.

Доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев бу юнәлештә Министрлык эшенең төп аспектларына игътибарны юнәлтте.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының 190 суд участогы 71 бинада урнашкан һәм аның гомуми мәйданы якынча 35 мең кв. метр. Уртача бер суд участогына 182,12 кв. метр хезмәт мәйданы туры килә.

Аерым алганда, Министрлык җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь һәм агымдагы төзекләндерүне оештыру эшләрен дәвам итә. 2013 елдан башлап җәмәгать судьяларының 36 бинасында капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Министр урынбасары сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр Казан шәһәре Идел буе районының Габишев урамы, шулай ук Арча шәһәре суд участокларында капиталь төзекләндерүне тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, Мөслим районы буенча суд участогының капиталь төзекләндерү уздырылган бинага күчүе көтелә.

Марат Фәрит улы җәмәгать судьялары суд участокларының куркынычсызлыгы һәм террорчылыктан саклану мәсьәләсенә аерым тукталды.

“Суд участоклары анда эшләүчеләр һәм аларга йөрүчеләр өчен куркынычсыз урын булырга тиеш. 2024 елда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда суд участоклары хезмәткәрләре һәм суд приставлары арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән уртак өйрәнүләр Әлмәт, Алабуга районнары һәм Чаллы шәһәре буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында узды. Агымдагы ел ахырына кадәр мондый өйрәнүләрне республиканың Лениногорск районында һәм Казанның Идел буе районында уздыру планлаштырыла”, - дип хәбәр итте министр урынбасары.

Шулай ук җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, шулай ук яңа билгеләнгән җәмәгать судьяларын кабат укыту эше дәвам итә. Быел Казан кооператив институты мәйданчыгында җәмәгать судьялары аппаратларының 108 хезмәткәре белем алды. Ел ахырына кадәр тагын 17 җәмәгать судьясының квалификациясен күтәрү һәм яңа билгеләнгән җәмәгать судьяларын яңадан әзерләү курсларын оештыру планлаштырыла.

Министрлыкта стажировка мәйданчыгы эшләвен дәвам итә, анда җәмәгать судьялары аппаратларының яңа хезмәткәрләре белем ала. 2024 елның узган чорында 105 кеше стажировка үтте.

Коллегия гадәттәгечә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International