“Өченче яшь” студентларына түләүсез юридик ярдәм һәм кеше хокукларын яклау турында мәгълүмат бирелде

2024 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик  Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында “Өченче яшь” университеты студентлары алдында чыгыш ясады. Чара Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә узды һәм 90га якын катнашучыны җыйды.

Үз чыгышында Илья Александрович тыңлаучыларга Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләре турында җентекләп сөйләде, республикада гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алу тәртибенә һәм урыннарына аерым тукталды.

Аерым алганда, ул “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкинлек бирә торган күптән түгел эшли башлаган сервисны билгеләп үтте. Яңартылган кушымтада “Юридик ярдәм” дигән яңа бүлек барлыкка килде. Анда түләүсез юридик ярдәм турында мәгълүмат табарга һәм Дәүләт юридик бюросына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Министрның беренче урынбасары түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган гражданнар категорияләре исемлеге закон белән билгеләнгәнлеген ассызыклады. “Бу аз керемле гражданнар, I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Россия Геройлары, ятим һәм инвалид балалар, реабилитацияләнгән гражданнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук социаль якланмаган башка затлар”,-дип ачыклык кертте ул. Категорияләрнең тулы исемлеген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” кушымтасында карарга мөмкин.

Узган ел юридик ярдәм сорап 2,5 мең граждан мөрәҗәгать иткән, ә быелның беренче яртыеллыгында аларның саны инде 2,7 меңнән артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International