Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында законнарны мониторинглау эшенә “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелде. Система республика актларын һәм муниципаль актларны автомат рәвештә тикшерә һәм аларның законнарга туры килүен күзәтә.
Муниципаль нормалар иҗат итүнең сыйфатын контрольдә тоту Министрлык эшчәнлегендә төп юнәлешләреннән берсе. Бу елның I кварталында муниөипаль актларны законнарга туры китерү динамикасын республика Юстиция министрлыгында анализладылар. Киңәшмәне министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина хәбәр иткәнчә, куллану чорында система республиканың 45 меңнән артык актына законнарга туры килмәүләрне бетерүдә тәкъдимнәр биргән.
Ул шулай ук 1 апрельгә җирле үзидарә органнарының ачыкланган туры килмәүләрнең 90% ын бетерүләрен - 38 мең актның төзәтелгәнлеген әйтте. Дәүләт хакимияте органнарында туры китерүләр 73% тәшкил итә. “Бу елның беренче өч аенда республикада законнарга туры килмәгән муниципаль актлар саны 320 гә кимеде”, - дип өстәде ул.
“Кодекс” системасы шулай ук хокукый җайга салудагы җитешсезлекләрне дә теркәп бара. 1 апрельгә муниципаль нормалар иҗат итүдә шундый 269 кимчелек ачыкланган, шуларның 262се инде бетерелгән. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүдә ярдәм итү өчен Татарстан Юстиция министрлыгы үрнәк актлар әзерләде. Күпчелек муниципаль берәмлекләр, модель актлар кабул итеп, “ак таплар”ны бетерделәр. Әмма кайбер районнар тарафыннан, мисал өчен, мәдәният учреждениеләренә беркетелгән муниципаль милекне арендага бирүне килештерү тәртибе мәсьәләләре җайга салынмаган.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алып барган муниципаль регистр республика территориясендә дә, Россия Федерациясе территориясендә дә хокукый киңлекнең бердәмлеген формалаштыру эшендә мөһим этап булып тора. 2025 елның 3 аенда Юстиция министрлыгына регистрга кертелергә тиешле 6 565 муниципаль акт керде.
Мөхәррәм Мансур улы, үз чиратында, муниципаль регистрдагы мәгълүмат барлык гражданнар, оешмалар һәм гавами хакимият органнары өчен ачык дип белдерде. Ул муниципаль актларның сыйфатына аерым игътибар бирде, актларны системалаштыру һәм гамәлдәге законнарга туры китерү халыкның хокукларын һәм ирекләрен яклауда төп роль уйный, дип ассызыклады.