Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый актларда коррупция куркынычларын ачыкларга өйрәтте

2025 елның 20 июне, җомга

Татарстан Республикасы прокуратурасында дәүләт граждан хезмәте, муниципаль хезмәт турындагы законнарны үтәү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган укыту-методик семинар узды. ТР Юстиция министрлыгы вәкиле шәһәр һәм район прокуратуралары һәм аларга тиңләштерелгән махсуслаштырылган прокуратуралар хезмәткәрләре алдында доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы Лилия Морадыймова норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен һәм методикасын аңлатты.

Аның сүзләренчә, коррупциягә каршы экспертиза, 172-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, - норматив хокукый актларда һәм норматив хокукый актлар проектларында коррупциоген факторларны ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән махсус хокукый тикшерү.

Мәсәлән, норматив актларда гамәлләрнең мәҗбүрилеген белдерүче (гамәлгә ашыра, карый) терминнарны мондый гамәлләрнең мөмкинлеген генә күрсәтүче (хокуклы, булдыра ала) формулировкалар белән алмаштыру ярамый. Мондый алмаштыру нормаларны ирекле куллану өчен җирлек бирә һәм коррупция күренешләренә китерергә мөмкин, - дип аңлатты ул.

Чыгышында Лилия Морадыймова прокуратура хезмәткәрләренең практик сорауларына җавап бирде. Аларны аеруча муниципаль хокукый актлар экспертизасы тәҗрибәсеннән конкрет очраклар һәм катлаулы юридик конструкцияле документларда яшерен коррупциоген факторларны ачыклау алгоритмнары кызыксындыра.

Бу эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ТР Юстиция министрлыгы коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча гамәли киңәшләр әзерләде. Актларның нормативлыгын билгеләгәндә белгеч РФ Югары Суды Пленумы карарларына һәм Россия Юстиция министрлыгының методик материалларына таянырга киңәш итте.

Семинар Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча планлы чаралар кысаларында үткәрелде.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International