“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады.
Үз чыгышында С.Н.Столяров билгеләп үткәнчә, Программаның төп юнәлешләреннән берсе – Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак, рус һәм татар телләре эшчәнлеге өчен шартлар тудыру. Әлеге юнәлеш кысаларында гражданнарның татарча түләүсез юридик ярдәм алу хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру каралган, монда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге чараны гамәлгә ашыруда төп башкаручы итеп билгеләнгән.
Аны гамәлгә ашыру гражданнарның татарча хокукый мәгълүмат алуын һәм хокукый белем алуын тәэмин итүдән, ягъни турыдан-туры яисә тәрҗемәче җәлеп итеп, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Түләүсез юридик ярдәм язма рәвештә яисә телдән хокукый консультация бирү, татарча гаризалар, шикаятьләр, үтенечнамәләр һәм башка хокукый документлар төзү, гражданнарның мәнфәгатьләрен судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда тәкъдир итү рәвешендә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Татарча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гомуми мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча конкрет чаралар уздырган очракта, ул, датасын, вакытын һәм урынын күрсәтеп, яңартылачак.
Шулай итеп, түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданга аны татарча алу мөмкинлеге тудырылачак.
Иҗтимагый совет, С.Н.Столяров тәкъдим иткән мәгълүматны игътибарга алып, әлеге чараларны башкару йомгаклары буенча 3 айдан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәгълүматын тыңлау турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International